Мин ходайдан байлык сорамыйм,
Кызыкмыйм мин алтын, көмешкә.
Саулык сорыйм, гомер сорыйм,
Ризамын тигән өлешкә.
Мин ходайдан байлык сорамыйм,
Әти-әни булсын гомерле.
Юктыр җирдә байлыклар
Алардан да кадерле.
Мин ходайдан байлык сорамыйм,
Балаларым исән-сау булсын!
Юлыкмасын начар кулларга,
Тайпылмасын кыек юлларга.
Мин ходайдан байлык сорамыйм,
Эшем булсын җырлап эшләрлек.
Үз-үземне әйдәп барырлык
Көчем калсын алда яшәрлек.