Кадер үрнәге.
“Тарих белән киләчәккә,
Хезмәт иткән ханым ул.
Татарның йөзен үзенә,
Ачып биргән ханым ул...” (М.Сагъдиев)
Август айлары Мәдинә Фәтхи кызы Рахимкулованың (1916-2004) якыннары белән очрашу куанычларына әверелде. Бик матур итеп оештырылган чара Х.Ямашев китапханәсендә үтте. Кунакларны Мәдинә апайның һәм аның тормыш юлына багышланган китап күргәзмәсе, зур экранда хөрмәтле Мансур абыебыз шигырь юллары каршылады. Татар тормышы, үткәне, киләчәге белән кызыксынган яшьләргә бик күп мәгълүмат бирер иде бу китаплар.
Бөтен гомер юлын татар тарихына, мәдәниятебезгә, шәхесләребезне ачыкларга, барларга, сакларга биргән шәхес безнең исләребездә. Ходайга шөкер аны якыннан белгән исән -имин кеш