Сугыш ветераны, әтиебез Әмирҗан Фәйзрахман улы Фәйзрахманов безнең йөрәктә!
2020 елның май аенда бөтен дөнья Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан без, сугыш һәм тыл ветераннарының балалары, яу кырында батырларча башын салган яки, исән кайтып та, инде арабыздан киткән сугыш ветераннарын искә аласы килә. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары бер шәһәр, авылны да аямый. Дүрт елга сузылган сугыш бик күп гаиләгә кара кайгы китерә.
Минем әтием - Әмирҗан Фәйзрахман улы һәм картәтием Фәйзрахман Дәүләтгәрәй улына сугыш кырларыннан әйләнеп кайту насыйп була. Башкортыстанның Аскын районы Кашка авылында туып һәм үсеп, гомер буе туган авылында укытучы булып, безне –бала