ЯҢА ЕЛ КИЛӘ ҖИРГӘ
Кызыл аргамаклар җигеп,
Бизәкле чанасына
Җиргә Яңа ел ашыга
Өмет биреп, барсына!
Иң зур өмет-сугыш бетсен,
Кырылмасын солдатлар,
Ятимнәр саны артмасын,
Ялгыз калмасын ярлар!
Безнең уртак илебездә
Булсын милли татулык,
Беркем дә өстен куймасын
Үзен -ходайдан узып!
Яңа елны каршы алыйк
Яңа дәрт,дәрмән белән!
Якыннарны сөендерик
Төрле бүләкләр белән!
Җырлап, биеп һәм сыйланып,
Күтәрик күңелләрне...
Газиз халкыбызга телик
Мең еллык гомерләрне!
Хафиз Галиев