Төзәтәлмәс авыр хаталар бар,
Гафу ителмәслек гамәлләр...
Карарлар бар, үкенүгә илткән —
Тик алда бит безнең сайлау бар!
Тәкъдирләргә язган юлларның да
Карап басып була чокырын,
Ут - суның да берәр чиге була,
Упкынның да буладыр кыры!
Хәл итәлми торган бурычлар юк,
Күтәрәлмәс булмый авырлык,
Аллаһ безгә табышмагын бирсә,
Юлын бирә, җавап табырлык!
Шыңшыганнан язмыш җиңеләйми,
Зарланулар бәхет китерми.
Беркемнең дә юлы такыр түгел,
Җиңел генә гомер сүтелми.
Тормыш — иләк! Дөнья исә бүләк!
Булганының белик кадерен!
Хәзер, бүген, нурлар җыеп өлгер —
Алда көтә ятыр каберең...
Флёра Шарипова