ИЛЕБЕЗНЕ ЯКЛАРГА ДИП ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ
КИТҮЧЕЛӘР ИМИНЛЕГЕ ӨЧЕН ДОГА
Әлхәмдү лилләһи Раббиль гәәләмиин, әссаләтү үәссәләәмү гәләә расүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн.
Йә Раббым Аллаһ... Шушы сәгатьтә барча кимчелек-хаталарымны гафу итүеңне сорап, саулык, ризык, су, һава, йорт, гаилә, бала биргәнең өчен һәм башка барча-барча нигъмәтләреңә олы рәхмәтемне белдереп, Сиңа бик зур үтенечем белән мөрәҗәгать итәм...
Йә Раббым... Минем газиз улым (ирем, энем, абыем...) фәлән улы фәлән илебезне яклау бурычын үтәр өчен хәрби хезмәткә чакырылды. Сугыш бара торган шушы тынычсыз заманда аның өчен бик борчылганга һәм Үзеңнең “Хафиз” (“Саклаучы”) дигән исем-сыйфатыңны белгәнгә күрә г