Лилия Сәгыйдуллина
Әткәй белән сөйләшү
Мин әткәйгә эндәшәмен
Бик-бик кыен чакларда.
“Ярдәм ит, - дим, - бу дөньяда
Үз-үземне сакларга!”
Көчем бетсә, мин көч сорыйм.
Җылылык – йөрәк туңса.
Сабырлык – сабыр савыты
Тулышып, ташып торса.
Мәрхәмәтеңнән ташлама
Якыннарымны, мине!
Күкләр каршында илчебез,
Әткәй, син булсаң иде.
Ярлыка, дим, гаепләрне.
Булмадым һәрчак гали.
Мин бит Алиһә түгелмен...
Хаталардан кем хали!?.
Мин әткәйгә эндәшәмен
Иң-иң рәхәт чакта да.
Бүлештемме - минем бәхет
Меңнәргә кабатлана.
Әткәй исән-сау чакта да
Бүлешеп булыр иде...
Югалтканчы аңласакмы! -
Вакыт борылыр иде.
Әткәм рухы, вакыт ашып,
Минем белән сөйләшә.
Бакыйлыктан фанилыкка
Кайчак төштә эндәшә: