Фильтр
Музыкаль яңалык белән танышабыз! 🎵 Миләүшә Сафинаның «Без юк» исемле җырын тыңлыйбыз ❤️‍🩹

▫️Әлфинә Калимуллина көе
▫️Әлфинә Калимуллина сүзләре
🇷🇺 Халыклар бердәмлеге көне белән! Халыклар арасындагы дуслык, хөрмәт һәм бердәмлек – илебезнең иң зур байлыгы!

Туган илебездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен! Һәр йортта җылылык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу булсын 🤍
Бәйрәм белән, дуслар! 🌿
«Күңел» радиосында музыкаль яңалык! 🤩 Зәмирә Рәҗәпова — «Язлардан ала алмыйм күземне» 🩷

▫️Луиза Батыр-Болгари көе
▫️Марсель Гыймазетдинов сүзләре
🕌 Ноябрь аена Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре өчен намаз вакытларын тәкъдим итәбез!
Һәр көннең төгәл вакытларын календарьдан карый аласыз ✔️
📿 Аллаһы Тәгалә кылган догаларыбызны һәм гамәлләребезне кабул итсен!
Сәлам, ноябрь! 🍂

Көзнең соңгы ае килеп тә җитте!
Күтәренке кәеф, матур җырлар һәм илһам тулы көннәр телибез сезгә 💫
Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйковның туган көне! 🎉

Хөрмәтле Шамил Мөхәммәтович!
Эшегезнең тәмен тоеп, киләчәккә ышаныч һәм өмет белән яшәвегезне телибез. Озын, имин гомер, ныклы сәламәтлек телибез! Эшегездә зур уңышлар юлдаш булсын! Якыннарыгыз һәрчак янәшәдә, тормышыгыз шатлык һәм куанычларга бай булсын.
Ихтирам белән, «Күңел» радиосы коллективы 💚
Показать ещё