Теләкләрең изге,
Фикерләрең - тимер.
Җисемеңә туры килгән
Исемең- Минтимер.
Кырыс булдың, каршы килгәннәргә,
Хокук якладың.
Татарларның барлык хыялларын,
Барлык өметләрен акладың.
Берләштердең безне, алга өндәп,
Рухи яктан безне күтәрдең.
Каты тордың азатлыкны яклап,
Көнкүрешне алга этәрдең.
Татарларның аталары булып,
Курыкмыйча алга барасың.
Ныклы терәк, яхшы киңәш биреп
Әледә алга әйдәп торасың.
Атаң - анаң биргән изге исем,
Ходай биргән камил акылың
Бар дөньяга данын күтәрдең син,
Уңган - булган татар халкының.
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
28.03.13
Бүген Татарстанның беренче президенты Минтимер ага Шәймиевнең туган көне! Аңа 89 яшь! Чын күңелдән котлыйбыз!!! 🙏❤️🌹🎉🎉🎉