1июня 2025г.
Сабыйларны шатландыру үзе зур бәхет!
Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылында балалар өчен бик матур бәйрәм үтте.
Кичә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылында сабыйлар өчен бик матур бәйрәм үткәрдек. Балалар күпсанлы конкурсларда, уеннарда, ярышларда катнашып, уеннар уйнап, биеп-җырлап, рәхәтләнеп ял иттеләр. Конкурслар арасында җиләктән, карлыганнан оештыручы апалар әзерләгән тәмле компотлардан авыз итте. Балалар һәркайсы төрле сувенирлар, бүләкләр, татлы күчтәнәчләр алды, чын күңелдән сөенде. Бу матур бәйрәмне оештыруда ветеран укытучы Нурия Әнвәр кызы Гыйззәтуллина, Светлана Әскать кызы Кадыйрова, Гөлчирә Рәшит кызы Сәетгәрәева зур к