Тик Син генә, иркәм, тик Син генә Таң Йолдызым диеп дәшүчем Һәрбер Таңда сөю-назга төреп Күңелемә Кояш элүчем. Тик Син генә, тик Син генә, иркәм Йөрәгемне яулап алучым Карашларың белән сихерләп Күңелемә моңнар салучым. Тик Син генә, иркәм, тик Син генә Сагышымны минем таратучым Яшьлек мәхәббәтен сүндермичә Сөеп туялмыйча яратучым. Синең белән, Син булганда гына Тормыш юлым рәхәт, күңелле Озак еллар озатып барсын иде Парлы бәхет гомер юлымны. Рүзилә Гатауллина 05.01.2026 #шигърият #Рүзилә_Гатауллина