Уңган минем хатын.
Бигрәк уңган минем хатын,
Минем өчен ул мең,мең алтын.
Яшьлектәге кебек сөям , янам,
Кайдадыр китсә дә ул сагынам.
Күзләре елмаеп тора аның,
Бигрәк сөйкемле шул , җаным.
Ихатага чыкса да юксынам,
Түзә алмыйм мин ,эзләп чыгам.
Ачулана миңа,йөрмә артымнан,
Күренеп тора ул да юксынган.
Кулдан килгәнчә ярдәм итәм,
Тагын нинди эшләрең бар,иркәм.
Капка төбенә утырып ял итәбез,
Сөйләшәбез ,урамны күзәтәбез.
Шимбә җитсә балаларны көтәбез,
Менә шулай әкренләп гомер итәбез.
Хәзер без торабыз Райманда,
Күзләребез безнең урамда һаманда.
Шунсы яхшы каршыда, балалар,
Хәлебезне белеп кенә торалар.
Икәү генә яшибез олы йортта без,
Бер беребезне сөеп кенә торабыз.
Хатын