Кадерле авылдашлар,туганнар,классташлар,Яңа ел белән барыгызны да котлыйм!
Иң беренче теләкләрем сезгә.Бу елда сугышлар туктасын,илләребез тынычлансын !Яңа ел яңа уңышлар, яңа шатлыклар- сөенечләр, ак бәхетләр алып килсен! Сау-сәламәт булыйк, бәрәкәтле тормышта гомер итик, күңел тынычлыгы булсын, өйләр ямьле,табыннар мул булсын.Барыбызның да теләгән теләкләре чынга ашсын!