– Мөселман кызына өйләнер өчен Ислам динен кабул итүнең аерым берәр тәртибе бармы?
– Өйләнү өчен генә Ислам динен кабул итү дөрес түгел. Ислам – ул тәгаен инанычлар һәм гыйбадәтләр җыелмасы, яшәү рәвеше. Шуңа күрә бу сорау – ул иман, гакыйда мәсьәләсе. Мөселман булып китү өчен төп иман шартларын бөтен күңел белән, ихлас кабул итү зарур.
Әгәр чынбарлыкта бар максаты мөселман кызын кәләшлеккә алу булып, ир кеше никах өчен генә “рәсми рәвештә” Исламны кабул итсә, үзе диннең төп шартларын өйрәнмәсә, аларга инанмаса, ул, асылда, һич кенә дә мөселман түгел. Исламга керү мәсьәләсе никах мәсьәләсеннән югарырак. Кеше иң тәүдә Исламның төп кануннарын һәм шартларын өйрәнсен (сорашсын) һәм, әгәр аларны