‼️Аноним‼️
Мин авыл кызы. Әти-әнигә бер генә бала булып үстем.
Мине әти белән әни 10 ел көтеп алганнар. (Әнием беренче иреннән 2 «корсак төшергән» (әбиләр «аборт» ясаганнар, безнең якта шулай әйтәләр), ләкин 3 елдан барыбер аерылган һәм минем әтигә кияүгә чыккан.
«Корсак төшергәнгәме» тиз генә балага уза алмаган. Шулай да 10 елдан соң мине тапкан әнием.
Ләкин гомер буе беренче иреннән аерылганга үкенеп, аны сагынып яшәде. Миңа да гел, кечкенәдән үк: «Кызым, беренче иреңнән аерылма», – дип тәрбияләде.
6 нчы класста укыган чагымда класстагы бер малай – Айратка гашыйк булдым мин.
Ул бездән ерак түгел күрше авылда яши иде. Белмим, нәрсәсе белән җәлеп иткәндер инде ул, кечкенә генә буйлы