Бертуктаусыз тәтелдәп сөйләнеп, әледән әле әнисенең игътибарын үзенә тартып, яңададан яңа сораулар биреп йөдәткән кызының үзенә яңа бер шөгыль табып бераз тынып торуына сөенеп куйды Шәмсенур. Өч яшен әле генә тутырган кызчык бик тере һәм кызыксынучан иде, аның белән гел сөйләшеп, аралашып торырга кирәк иде, тик кая инде ул, яшь балага шул тикле вакыт биреп буламыни. Кызчык я сораулар биреп йөдәтә, я үзе нәрсәдер сөйләп аңлатырга тырыша, шунда ук күзенә чалынган песи артыннан куа башлый, аны тотам дип тар бүлмә өчен ду китерә: нәрсәнедер егып үтәләр, нәрсәнедер сөйрәп төшерәләр. "Кызым, шауламасаңчы шулкадәр, Дамирне уятасың бит!" - дип әнисе ачуланса гына бераз тыелып торган була. Бер яшьле