Ана сүзе.
Сөйлим әле, балам сөйлим әле
Сүзләремдә бөтен моңнарым
Вафат булсам, балам укы Корьән,
Тәрәзәдән кайтып тыңлармын.
Зинһар әйтәм, балам укы Корьән
Үтенечем сиңа шул булыр,
Миңа атап Корьән укысаң
Кабер эчләрендә нур булыр,
Зинһар әйтәм, балам, укы Корьән
Иң газизем сез бит бәбекәем,
Атна киче җиткәч җаным кайтыр,
Ак күбәләк булып бәбекәем.
Зинһар әйтәм, балам укы Корьән,
Рухым китмәс синең кырыңнан,
Бер хәбәр дә сиңа бирә алмам,
Мәңге кайтмас изге урыннан.
Тар кабердә, кара гүр эчендә,
Син баламнан дога көтәрмен
Дога булса мин дә шат булырмын
Сәдака бир, балам, җомгаларда
Котылырмын мин дә газаптан.
Изгелегең, балам, савап булып
Узеңә дә иңәр азактан
Зинһар әйтәм б