Фильтр
Иң тәмле белен рецепты
1литр сөт (1:1 су+сөт ярый, мин шулай салдым), 3 йомырка, 1ч.к. тоз, 2ч.к. шикәр комы, калак очында гына сода (уксус белән сүндерәсе түгел), 100г (ярты стакан) сыек май, он. Барысын бергә кушып болгатасы, беленнең фишкасы онның күләмендә, күпме он кирәген яза алмыйм, видеодагы кебек консистенция чыкканчы кирәк, чамаларсыз. Куерып китсә, кайнаган су өстәргә. Табаны майлап пешерсәң тишемле була, майламасаң да була! Менә шул, гап-гади рецепт булса да, гел яхшы чыга, ябышмый да, юка да!!!
Рецепт авторы Рәфилә Шәмсетдинова.
Кечкенэ кекслар
200гр песок, 200гр сыек май, 4йомырка, 1чэй калагы разрыхлитель, 2чэй калагы ванилин, 200мл сот, барысын бергэ кушып болгатырга. 200гр он салырга, болгатырга.
Кызган духовкада пешерергэ.
Рецепт Тэмле булсын группасыннан алынды.
Алия Гимранова😍🤗
Юка рецепты
Бик тәмле һәм йомшак килеп чыга торган юка рецепты белән бүлешим әле.
🌺Кирәк:
1стакан катык
3а.к сыек май
3а.к шикәр комы
1 йомырка
1ч.к тоз
1ч.к уксус белән сүндерелгән сода
Он
🌺Әзерләү тәртибе:
Бер стакан катыкка сыек май, шикәр комы, йомырка, тоз, уксус белән сүндерелгән сода, он салып камыр басабыз. Баллы яратучылар шикәр комын күбрәк тә сала ала. Камырны өлешләргә бүләбез. Һәрберсен калын итмичә генә җәеп, майлы табада, газ өстендә, ике яклап пешереп алабыз.
🤗Тәмле булсын!
Автор @leisan_sat
Тэмле пирог
180 гр слив. май +360гр.он салып крошка ясарга шуна 1 йомырка, 1 йомырка сарысы, 1ч.л с горкой разрыхлитель, 100гр песоктан крошка ясап табага салырга остенэ 250 гр абрикос джемы салып тигезлэргэ. Остен 1 йомырка агы белэн майларга. 190 гр 25 минут пешерергэ. Биктэ тэмле, рассыпчатый пирог килеп чыга.
Автор Зилия🤗
ТӨЧЕ КАМЫРДАН БАЛАН ПИРОГЫ 🥮🍰
📝Эчлек:
🔹2 ст. су
🔹4 ст.балан
🔹4 ст.песок
🔹2 ст. арыш оны.
✳️Суны кайнатып чыгарып, шуна песокны салып, эреп беткэнче болгатып торырга. Эзер сиропка баланны салып, саргайганчы пешерергэ. Шуна он салырга хэм бераз ут остендэ пешереп алырга. Духовканы алдан кабызып жылытам да шунда эзер баланны тыгып куям, суынганчы шунда тора.
📝Камыры:
🔹1.5 стакан жылымса сөт
🔹6 аш кашыгы ак май
🔹3 аш кашыгы каймак
🔹8 аш кашыгы сыек май
🔹1 йомырка
🔹0.5 чэй кашыгы сода+уксус
🔹Кирэгенчэ он
✳️Йомшак кына камыр ясап, бераз ял иттерергэ, аннары камырны жэеп, табага салырга. Камыр остенэ балан эчлеген салып, остен камыр белэн каплап пешерергэ куярга. 25 минутта пеше
КОЛМАКТАН ИПИ 🍞
Әниемә барган саен колмак ипие белән сыйланып кайтам. Әйдә узеңәдә пешер дип миңа узе җәй көне басудан җыйган колмак биреп кайтарды.
Колмак ипие беренче пешерудә үк уңып пеште 👌 бик тәмле булды.
📝Иң тәудә баш ясап куйдым:
🔹150мл җылы су
🔹2 аш калагы колмак ачысы
🔹1 чәй калагы шикәр
🔹Чәй калагы очонда коры чупрә
🔹150 г он (в/с)
1, 5 сәгать тоттым
Бераз купергән. Шуңа янадан
🔹200мл су
🔹1 чәй калагы тоз
🔹330г он салып басып куйдым.
Янәдән 1 сәгать кабаргач формага салып тагы кабарырга калдырдым. Сәгать ярымда кутәрелде, ипи өсте ярылып торса кабару җитте дигәнне аңлата. Кыздырган духовкага пешерергә куйдым. Башта пешә 220С 10 мин. Азак 180С 35 мин.
P.S. Формага ип
🧇ӨЙ ПЕСЕНЬЕСЫ 🧇
Кирәк:
🔸5 йомырка
🔸1стакан шикәр комы
🔸1кап разрыхлитель
🔸100гр сөт
🔸Мин 3 аш кашыгы каймак салдым.
🔸Кирэгенчэ он.
Балачак тәме. Шулай биит😋😋😋
Авт. derevenskaya_woman
Муравейник!!! (Мәрьям Миңнегулова)
Камыр өчен:
1 пачка-маргаринны эретәм
2 йомырка
1 стакан-шикәр комы(песок)
ярты пачка камыр көпшәкләндергеч(разрых),мин ике порциягә берне салам.Барысын бергә яхшылап болгатам.
Он салып камыр басам.Кем ничек пешерә ала камырны,элек табага угычтан уа идем,хэзер ялкаулык көчәйде,эшне тизләттем,табага камырны юкарак итеп җәеп салам да,пешереп алам,кайнар килеш уалыйм,җитешмәгән очракта комбайннын эресеннән үткәрәм.,менә бу юлы комбайннан үткәрдем.
Крем өчен:
1 банка-вар.сгущёнка
3 аш калагы бал
3 аш калагы ак май
барсын бергә җылытып алам да,камыр өстенә салам,яхшылап болгатам,савытларга салып өям,кем ничек тели.
Бүген сезне "Бәрәңге беленнәре" белән сыйлыйм әле.
Рецепт түбәндәгечә:
-5-6 шт.уртача зурлыктагы бәрәңге
-300 мл.сөт
-3 йомырка
-1 чәй калагы тоз
-3 аш кашыгы сыек май
-2 тырнак сарымсак (яраткан кешеләр өчен)
-чеметеп кенә чәй содасы
-укроп
-200-250 гр.тирәсе он.
Бәрәңгегә, күмелерлек кенә итеп, су салып пешерәбез. Пешкәч, суы белән бергә блендер белән изәбез. Шуңа сөт, йомырка, тоз, сыек май, сарымсак, укроп, чәй содасы, он салып сыеграк камыр ясыйбыз. Бераз ял иттерәбез.
Беленнәрне табынга берәр соус белән бирсәк, тагын да тәмле була.
Миңа бу беленнәр җылы килеш күбрәк ошады. Ммм...тәмлеееее.
Венера Ибрагимова рецепты
Показать ещё