БӘХЕТ ФОРМУЛАСЫ.
Бәхет күп акчадан түгел,
Бәхетсез акчалылар да әз түгел.
Күп галимнәр һәм шагирьләр эзләп бәхет кыешканнар,
Аның формуласын төзеп алхимиклар булашканнар.
Ләкин бәхет төрлечә ул, кулга булмый аны тотып,
Һәр кемгә ул үзенеке, лоторейга булмый аны отып.
Бәхет белән туа бала, тулы гаиләдә туса,
Дүрт саны да төгәл булып, туганда таза булса.
Физика берәмлегендә, булмый бәхетне үлчәп,
Күпме аны эзләсәң дә китереп булмый көчләп.
Ул күңелгә кергән тойгы, бәхетле гомер узарга,
Ул яшьтән үк мигә сеңгән, бәхетле тормыш төзергә.
Ризык, бәхет безне йөртә, безне ул алга этә,
Оҗмах эзләп кай берәүләр, җир читенә дә җитә
Бәхет эзләп киткәннәрнең күпчелеге юк инде,
Авылда бәхет тапканнар с