Кара карлыганнан бик куе желе
Кирәк:
1 кг кара карлыган
1 кг шикәр комы
Кара карлыганны эре чүпләреннән, яфракларыннан аралыйбыз. Бик тузанлы булмаса, юып торырга кирәкми.
Карлыганны төбе калын кәстрүлгә яки табакка салып, шикәр комы белән бутыйбыз. Суы тизрәк чыксын өчен, кашык белән изгәлибез.
Карлыганлы табакны утка куеп, кайнатып чыгарабыз һәм болгата-болгата 10 минут пешерәбез. Күбеген хәзер дә җыярга мөмкин, сөзгәч кенә дә җыя аласыз.
10 минуттан соң карлыганны вак тишекле иләккә салып, сөзәбез. Суы тиз агып бетә, иләктә җимешләр генә кала.
Бу җимешләрне тукмак белән төеп, мөмкин булганча иләктән төшерәбез. Желе барлыкка китерә торган пектин нәкъ менә карлыганның кабыгында,