Кая бара икән дөнья,
Һич аңлый алмый торам.
Шулай озак уйлый торгач,
Башымны кашып куям.
Туганны туган димиләр,
Бетте кешедә дуслык.
Ялган сүзләр, ялган күзләр,
Ә йөрәкләрдә бушлык.
Көнчелек басты дөньяны,
Чүп үләне баскан күк.
Йомшак әйтеп, каты җиргә
Утырта торганнар күп.
Гайбәт сүзләр тараталар,
Әйтерсең үзе күргән.
Кая бассад да алдашу
Яшә син ялган белән.
Эчтән янып, тыштан көлеп,
Йөргәннәр барын беләм.
Синең иң якын дустың да,
Көнләшә инде - беләм.
Андыйларга исем китми,
Тик йөрсеннәр көнләшеп.
Ул шундый да, бу шундый дип,
Йөрсеннәр сүз өләшеп.
Менә шундый күп кешеләр,
Хәзер безнең заманда.
Бер кеше дә юкса инде,
Андый булмый туганда.
Ярый шунд