Обсуждаемые темы

Файдалы киңәшләр
последний комментарий 20 декабря 2025 в 07:03

Ничек сакларга куярга?

Кышкы киемнәргә көя күбәләге зарар салмасын өчен чистартып, юып куегыз. Күбәләк пычрак киемгә ияләшә.
Юыла торганын юарга, юып булмаганын һавага алып чыгып җилләтергә кирәк. Йон оекбаш, шарф, башлык, бияләйләрне мендәр тышында саклавы уңайлы. Кирәксез мендәр тышын кайнар суга салырга, аңа кер сабыны ышкырга һәм сыгып, киптерергә эләргә. Кипкәч, кышкы киемнәрне тутырып, шкафка куярга. Анда көя кермәячәк.
Ничек сакларга куярга? - 964766822074
  • Класс!17
Файдалы киңәшләр
последний комментарий 19 декабря 2025 в 22:01

Төсе матурлык өченме?

Савыт-саба юа торган губкаларның төрле төстә булуына игътибар иткәнегез бардыр. Бу — матурлык өчен генә түгел.
Поролонга киезгә охшаган тыгыз материал ябыштырыла, ул “скотч-брайт” дип атала. Аны автосервиста машина кузовын буяр алдыннан шомарту өчен кулланалар. Ул савыт-саба юганда, эшне җиңеләйтә.
Губка алганда скотч-брайтның төсен карагыз. Сыйфатлы губкалар җыелмасында төрле төстәгесен куялар. Һәркайсының үз бурычы.
Яшел төстәге скотч-брайт иң тыгызы һәм тупас абразивлы материал. Аны чуен табалар, тырналу куркынычы булмаган савыт-сабаны юу өчен тотарга мөмкин.
Көрән төстәгесе яшеленнән йомшаграк, шулай да шактый тыгыз. Аннан соң зәңгәр, кызыл, кызгылт сары һәм сары төстәгеләр бара, аларда савытны тырнарлык абразивлар юк. Болар көндәлек савыт-сабаны юу өчен яхшы.
Сары — иң йомшак материал, ул бокал, пыяла, бәллүр савытларны юарга ярый.
Төсе матурлык өченме? - 956392219322
Төсе матурлык өченме? - 956392219322
  • Класс!86
Файдалы киңәшләр
последний комментарий 19 декабря 2025 в 21:51

Нинди йомырка файдалырак?

Күп кеше көрән кабыклы йомырка файдалырак дип уйлый. Чынлыкта аның кабыгы нинди булу мөһим түгел. Ул көрән, ак, хәтта зәңгәрсу, яшькелт тә булырга мөмкин. Аларны төрле токымлы тавыклар сала, аерма шунда гына.
Йомырканың файдалы үзлекләре, туклыклылыгы тавыкны ничек ашатудан тора. Ак кабыклы йомырка тизрәк ватыла, көрәненең кабыгы ныграк, диләр. Монда да бәхәсләшергә мөмкин. Йомырка кабыгы йомшак булу — тавыкка кальций җитмәү билгесе.
• Йомырка 7 көн генә диетик санала. Аннан соң аның туклыклы матдәләре кими башлый.
• Гадәттә, эре йомырка сайлыйлар. Кечкенәләрен чебиләр, яшь тавыклар сала, аларның файдасы күбрәк, ди белгечләр.
Нинди йомырка файдалырак? - 958037091258
Нинди йомырка файдалырак? - 958037091258
  • Класс!114
Файдалы киңәшләр
последний комментарий 5 декабря 2025 в 06:29

Шнурлау вариантлары

00:20
Шнурлау вариантлары
3 956 просмотров
  • Класс!69
Файдалы киңәшләр
последний комментарий 5 декабря 2025 в 06:27

Җайланма

Әлеге ролик пирогның өстен бик тиз челтәрләп бизәү мөмкинлеге бирә. Пирогның өсте өчен җәем әзерләргә һәм роликны йөртеп кискәләргә. Ул джемлы эчлекле пироглар өчен бик яхшы булачак.
Җайланма - 953880080826
Җайланма - 953880080826
  • Класс!23
Файдалы киңәшләр
последний комментарий 5 декабря 2025 в 06:27

Гөл төбенә нәрсә әйбәт?

Миләүшә чәчәк (фиалка) В12 витамины ярата. Аны 1 л суга 1 ампула кушып сибәргә кирәк.
Тукландыру һәм профилактика чарасы буларак, бүлмә гөлләренә көл сибәләр. 1 аш кашыгы көлгә 1 л кайнар су коеп, бер атна төнәтегез. Ике атнага бер тапкыр сибәләр.
Алоэ согы гөлләрне үстерә. 1,5 л суга 1 чәй кашыгы кушарга кирәк.
Цитруслылар кабыгын ташламагыз. Өстенә су салып, бер тәүлек төнәткәннән соң аны гөлгә сибәргә була.
Баллы суны барлык гөлләр, бигрәк тә кактус ярата. Ярты стакан суга ярты чәй кашыгы кушып сибәләр.
Табын янында чәйне эчеп бетермичә, раковинага илтеп түгәргә ашыкмагыз. Гөлләр чәй эчәргә ярата. Бигрәк тә аны абага гөле үз итә.
Гөлләрне аспирин белән ашлау да файдалы: 1 л суга 1 төймә дару алына.
Гөл төбенә нәрсә әйбәт? - 954118637754
  • Класс!140
Файдалы киңәшләр
последний комментарий 5 декабря 2025 в 06:26

Пастеризацияләнгән сөт файдалымы?

Кибетләрдә сатыла торган пакетлы, шешәле сөттә файдалы матдәләр каламы? Аның пастеризацияләнгәне яхшыракмы, әллә стерилизацияләнгәнеме?
Билгеле, иң файдалысы — яңа савылган авыл сөте. Мондый мөмкинлегегез юк икән, пастеризацияләнгәнен алыгыз, ул файдалырак. Бу очракта сөт 76-78 °Ска кадәр җылытыла һәм кинәт суытыла.
Стерилизацияләү өчен сөтне 20-30 минут 120-150 °Ска кадәр җылыталар, ягъни кайнаталар. Анда зарарлы бактерияләр генә түгел, файдалы-лары да калмый. Стерилизациялән-гән сөт бер елга кадәр саклана, пас-теризацияләнгәнен 2 атнадан артык тотып булмый. Сөтнең ничек эшкәртелүен саклану вакытына карап та белә аласыз.
Авыл сөтен өйдә дә пастеризацияләп була. Моның өчен сөтне 72-75 °Ска кадәр җылыталар, 30 секунд шулай тоталар һәм салкын сулы тазга утыртып, 22-38 °Ска кадәр суыталар. Күп мультиваркада “пастеризация” режимы бар. Ул эшне җиңеләйтә — сезгә казанына сөтне салып, тиешле режимны сайлыйсы гына кала.
Пастеризацияләнгән сөт файдалымы? - 954412208058
Пастеризацияләнгән сөт файдалымы? - 954412208058
  • Класс!21
Файдалы киңәшләр
последний комментарий 5 декабря 2025 в 06:25

Туңдырылган лимон

Берничә лимонны юарга, йогышсызландыру өчен бер минутка алма серкәсенә салып алырга һәм төнгә туңдыргычка куярга.
Иртән лимонны кабыгы белән угычтан уарга. Массаны боз савытына бүлеп, кабат туңдыргычка куярга. Лимонлы шакмаклар чәйгә салу өчен яхшы, аны болаи ашарга да була. Ул салкын тигәннән файдалы, шикәр, холестеринны киметә.
Туңдырылган лимон - 954886571194
  • Класс!71
Файдалы киңәшләр
последний комментарий 5 декабря 2025 в 06:24

Төрле киңәшләр

• Колбаса, сырны фольгага төреп, суыткычка куйсагыз, яхшырак сакланачак.
• Хөрмә катырак булса, банан белән бер пакетка салып торыгыз. Ул болай тизрәк өлгерә, тәмләнә.
• Яшел тәмләткечләрне дымлы тастымалга төреп, суыткычка куйсагыз, озаграк шиңми торырлар.
• Карт тавык тизрәк пешсен өчен, 20-30 минут шулпада кайнаткач, 5-6 минут салкын суга салып алырга кирәк.
Төрле киңәшләр - 955235725242
  • Класс!48
Файдалы киңәшләр
последний комментарий 5 декабря 2025 в 06:21

Тәрәзә буяр алдыннан

Тәрәзә рамнарын буяр алдыннан пыяласына аш серкәсе сөртсәгез, аңа буяу ябышмас. Эш беткәч, пыяла чистартып интекмәссез.
Тәрәзә буяр алдыннан - 955883266234
  • Класс!58
Показать ещё