ӘНИЕМӘ.
Бу дөньяда берни җитә алмый,
Әниле булуларга.
Ничек рәхәт бит ул, өйгә кайту,
Сине көтәр кеше булганда.
Кайнар ашың әзер, чәең кайнар,
Әзерләп куйгансың табынны.
Олы юлдан хич тә күзең алмый
Көтәсеңдер безнең кайтуны.
Чын күңелдән дога кыласындыр
Исән йөрсеннәр дип юлларда.
Синең догаларын саклый безне,
Кыен хәлдә калган чакларда.
Чәчләреңә кунган көмешләрнең,
Гаепчесе бездер кайвакыт.
Гафулар ит безне зинһар әни,
Китерә калсак сиңа авырлык.
Бары синең киңәшләрең генә,
Көч бирәләр алга барырлык.
Каян килә икән әнием сина,
Шул кадәрле түзем,сабырлык.
Күпме мэгънә, купме серләр сыйган,
Синең әйткән һәрбер сүзеңдә.
Безгә биргән ихлас яратуын,
Игелеген кайтсын үзеңә.