Кеше үлгәч өйдәге көзгеләрне каплау
Кеше бу дөньядан киткәннән соң, аның туганнары һәм якыннары өйдәге көзгеләрне каплап куялар. Янәсе, адәм баласының җаны тәненнән чыкканнан соң, 40 көн дәвамында өйдә һәм якыннары янында була. Шуңа күрә дә, шул җан, көзге эченә кереп калмасын һәм тынычлык тапсын өчен аны каплап куялар икән. Әмма Ислам дине күзлегеннән мондый гамәлне кылу катгый рәвештә тыелган. Чөнки бу гамәл ширек гөнаһы булып санала. Ширек — ул кайчан кеше ниндидер авырлыкны, кайгы-хәсрәтне яки бүтән күренешләрне Аллаһыдан түгел, ә башка нәрсәдән күрә. Мәсәлән, кеше нигә тупса аша күрешергә курка? Яки кара мәче үткән юлдан бармый? Чөнки аның белән берәр афәт булыр дип уйлый. Бу очракта да кеше нигә көзгеләрне каплый? Әгәр дә капламаса, якынының җаны белән берәр нәрсә булыр һәм ул тынычлык таба алмас дип курка. Ләкин, ул мондый гамәлне кылып, савап түгел, ә киресенчә, үзенең өстенә зур гөнаһ ала.
Адәм баласының җаны берничек тә өйгә яки якыннары янына кайта алмый, чөнки мәетне җирләгәннән соң, аның җаны өчен бәрзах тормышы башлана һәм ул Кыямәт көненә тиклем шунда була. Тик адәм баласы үзенең гыйлемсезлеге, кайвакыт тискәрелеге аркасында дини кануннарны кабул итми. Күптән түгел бер апа шундый сүзләр әйтте: «Хәзрәт, кешенең җаны, бәрзах тормышына күчә дигән сүзләрегезне мин дөрес дип уйламыйм. Чөнки, иремне җирләгәннән соң, аның җаны өйгә кайтты. Мин шуны сизәм, аңлыйсызмы? Ул һәрвакыт минем янымда. Хәтта, ашарга әзерләгән вакытта да ул артымда басып тора шикелле. Моны ничек аңлатырсыз?».
Бу — бик куркыныч сүзләр. Мондый фикерләрдән баш тартырга кирәк. Һәм апаның бу сүзләрен фән ягыннан да кире кагып була. Адәм баласы югалту кичергән вакытта, аның хис-тойгылары иман белән акылыннан өстенлек алырга мөмкин. Шуңа күрә, якыны ахирәткә күчкәннән соң, кеше аны юксына, сагына һәм үзенә урын таба алмый башлый. Шул вакытта, баш мие шушы бушлыкны тутырыр өчен, кешегә, янәсе аның туганы исән һәм ул аның янына кайта дип иллюзия барлыкка китерә. Чыннан да, адәм баласы якын кешесен сагына, бертуктаусыз аның турында уйлый икән, йоклаган вакытта да, төшендә шул кешене күрә башлый.
Артур Габдуллин